"Минем Татарстан" дип исемләнгән танып белү сәгате

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

 Шәмәрдән 3 нче «Салават күпере» балалар бакчасында балаларда туган як  турында күзаллау формалаштыру, татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштыру максатыннан  "Минем Татарстан" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасы символикалары, республикабыз шәһәрләре белән таныштылар, "Йөзек салу", "Күрсәт әле, үскәнем" кебек татар халык уеннарын бик кызыксынып уйнадылар. Ватанга мәхәббәт, милли горурлык хисе үзеннән-үзе барлыкка килми, ул балачактан  формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International