ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2024 ел
җомга

2 август көнне Иске Икшермә мәдәният йорты һәм Өч Нарат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тылсымлы кыңгырау " туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, аннары урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар музеенда" булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау яшь туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

Шекше авыл җирлегенең Хәйртдиновлар гаиләсе чәчәклеге

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Алан-Елга авылында 80/20 программасы буенча торак йорт төзелә. Эшне "Мелиорация-Сервис" ҖЧҖ башкара

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авыл җирлеге оешмалары чәчәклекләре авыл халкын һәм кунакларны матурлыклары белән сөендерәләр

 

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Олыяз «Чәчкә» балалар бакчасындагы матурлык

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.  Янгынга каршы системаны, мультимедиа җайланмаларын, яктырту приборларын көйләү, шулай ук гидравлика җайланмасын урнаштыру эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Өч Нарат һәм Иске Икшермә авылларыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды. Алар өчен күңелле экскурсия үткәрелде, катнашучылар үзләре кызыксындырган сорауларны бирделәр, экспонатлар тарихы белән якыннанрак таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Шәмәрдәннең 1нче «Әкият» балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларны матурлык белән тәрбияләү максатыннан, үз территорияләрен чәчәклекләр һәм яшеллек белән  әйләндереп алырга омтыла.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Ике Басу Арташ авылында җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларындагы чокырларны ремонтлау эшләрен башкара.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

1 августта «Оста-Саба» лагерендә «Ораторлык сәнгате» һәм «Вокал» дәресләренә старт бирелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International