«Тылсымлы кыңгырау»

2024 елның 2 августы, җомга

2 август көнне Иске Икшермә мәдәният йорты һәм Өч Нарат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тылсымлы кыңгырау " туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, аннары урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар музеенда" булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау яшь туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International