1 августта «Оста-Саба» лагерендә «Ораторлык сәнгате» һәм «Вокал» дәресләренә старт бирелде. Әлеге дәресләр балаларга халык алдында чыгыш ясау һәм музыкаль башкару күнекмәләрен үстерергә, үз-үзләренә ышанычны ныгытырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук педагог-психологлар балалар белән психологик әңгәмә үткәрделәр. Әлеге тренинг балаларга бер-берсе белән якыннанрак аралашу сәләтен үстерергә зур мөмкинлек бирде.