ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

15 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире, Шәмәрдән авыл китапханәсе белән берлектә, балалар өчен янгын сүндергечләрне дөрес куллану буенча «Безопасность в твоих руках» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Белгечләр үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, янгын сүндергечне ничек дөрес итеп сайларга һәм аны эшкә әзерләүне практикада күрсәттеләр. Катнашучылар көнкүрештә һәм җитештерүдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шулай ук янгыннарны ничек булдырмау турында белделәр. Мастер-класс яшьләрдә зур кызыксыну уятты, аларның күбесе элек янгын сүндергечләрне куллану кагыйдәләре турында белмәүләрен һәм хәзер үзләрен штаттан тыш хәлләргә әзер булуларын белдерде. Яшьләр дәртләнеп практик күнегүләрдә катнаштылар, шартлы янгын учагын ничек тиз һәм нәтиҗәле итеп сүндерергә кирәклеген белделәр. Мастер-классның практик өлеше – кабызган учакны сүндерү булды. Белгечләр күзәтүе астында катнашучылар үз көчләрен янгын сүндерүдә сынап карый алдылар. Учакны уңышлы сүндергәннән соң, балаларга янгын сүндергечне реаль тормышта дөрес куллануның мөһимлеген аңлаттылар. Уңыш һәрвакытта да гарантияләнмәгән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тоту һәм куркыныч туганда тиз арада янгын сүндерү хезмәтен чакырту мөһим дип аңлаттылар. Учак тиз һәм нәтиҗәле сүндерелде, бу янгын сүндергечләрне дөрес кулланырга өйрәтүнең мөһимлеген ассызыклады. Катнашучылар белгечләргә кыйммәтле белемнәре һәм үз көчләрен практикада сынап карау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре 15 августта саф һавада «Балалар планетасы»дип исемләнгән хәрәкәтчән уеннар оештырдылар. Чараның башыннан ук балалар күңелле һәм дусларча атмосферага чумдылар. Алар бик теләп конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар, «Монополия» өстәл уены уйнадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, танып белү викторинасы сорауларына җавап бирделәр һәм дәртләндергеч музыкага шатланып биеделәр. Беркемгә дә сер түгел, елмаю авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, кәефне яхшырта, ә уен бигрәк тә балаларга һәм яшүсмерләргә ошый, чөнки ул бик күп көлү һәм күңел ачу китерә.

10 нчы августа Килдебәк авылында тормыш итеп, бүгенгесе көндә Байлар Сабасында яшәүче Әлфинур Әхәт кызы Нуриева 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Эзмә авыл жирлегендә сайлау алды жыены узды

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Олыяз " Чәчкә" балалар бакчасында "Сабантуй - күңелле бәйрәм" дигән бәйрәм чарасы булып узды, анда өлкәннәр һәм балалар катнашты. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Асфальтта рәсем ясау-күңелле шөгыль кенә түгел, ә чын иҗат та, чөнки бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә. Өстәвенә, акбур белән рәсем ясау-кәгазьдә карандаш яки пумала белән йөртү белән бер үк нәрсә түгел, монда бөтенләй башка тойгылар. 14 август көнне Чабья-Чурчи авыл клубында Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире белән берлектә "Мин җәйне ясыйм" дип исемләнгән асфальт рәсем конкурсы үткәрелде.Балалар үзләре күргән, хыялланган , үзләренә ошаган рәсемнәрне ясадылар, һәм, әлбәттә инде, үз рәсемнәрендә җәйге буяуларның яктылыгын һәм Ватанга мәхәббәтне чагылдырдылар. Рәсем конкурсында дуслык җиңде. Конкурс тәмамлангач, балалар бер-берсенең рәсемнәрен карадылар, иң ошаганнары турында сөйләделәр. Бөтен эшләр дә искиткеч иде! Ә бүләккә барысы да татлы призлар һәм төсле акбур алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

14 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, «Без барыбыз да Җир планетасы балалары» дигән толерантлык дәресе үткәрделәр. Балалар «толерантлык» төшенчәсе белән таныштылар. Бергәләп барлык кешеләрнең дә төрле икәнлеген ачыкладык: төрле кием киюләре, төрле уеннар яратулары, төрле телләрне белүләре, төрле гореф-гадәтләргә ия булуларына төшенделәр. Дуслык, хөрмәт, түземлелек нәрсә ул, алар нинди яхшы эшләр һәм гамәлләр кылырга мөмкин икәнлеге турында уйландылар. Барлык кешеләр белән дә дус булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар, хәтта алар башкалардан нәрсә беләндер аерылсалар да.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

 

2024 елның 14 августында "НАРАТ" спорт комплексының иң актив һәм спорт хезмәткәрләре районыбыз өчен ГТО нормативларын тапшыру кебек масштаблы спорт вакыйгасыннан читтә кала алмады.

МОЛОДЦЫ!

14 август көнне Ике басу Арташ китапханәсе белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен «Хәзинә утраулары буенча» дигән мавыктыргыч квест-уен н оештырдылар.

 Уен барышында балаларга станцияләр буйлап күңелле сәяхәт итәргә һәм биремнәр конвертларын табу өчен төрле биремнәрне үтәргә туры килде. Биремнәрне үтәү өчен балаларга үзләренең бөтен фантазияләрен, эрудицияләрен, фикерләү тизлеген һәм хәтта кайбер артистлык сәләтләрен кулланырга туры килде. Алар уйнадылар , биеделәр, кроссвордлар, ребуслар һәм башка бик күп нәрсәләр чиштеләр. Ачкычны эзләп тапкач, балалар татлы бүләкләр салынган сандыкны ачтылар һәм бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Уен җылы дустанә атмосферада узды. «Хәзинә " не эзләү барышында балалар куелган максатка ирешү өчен киртәләрне үзләре җиңделәр.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International