"Мин җәйне ясыйм" асфальт рәсем конкурсы

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Асфальтта рәсем ясау-күңелле шөгыль кенә түгел, ә чын иҗат та, чөнки бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә. Өстәвенә, акбур белән рәсем ясау-кәгазьдә карандаш яки пумала белән йөртү белән бер үк нәрсә түгел, монда бөтенләй башка тойгылар. 14 август көнне Чабья-Чурчи авыл клубында Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире белән берлектә "Мин җәйне ясыйм" дип исемләнгән асфальт рәсем конкурсы үткәрелде.Балалар үзләре күргән, хыялланган , үзләренә ошаган рәсемнәрне ясадылар, һәм, әлбәттә инде, үз рәсемнәрендә җәйге буяуларның яктылыгын һәм Ватанга мәхәббәтне чагылдырдылар. Рәсем конкурсында дуслык җиңде. Конкурс тәмамлангач, балалар бер-берсенең рәсемнәрен карадылар, иң ошаганнары турында сөйләделәр. Бөтен эшләр дә искиткеч иде! Ә бүләккә барысы да татлы призлар һәм төсле акбур алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International