Әлфинур Әхәт кызына 90 яшь!

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

10 нчы августа Килдебәк авылында тормыш итеп, бүгенгесе көндә Байлар Сабасында яшәүче Әлфинур Әхәт кызы Нуриева 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Мөхтәрәм юбилярны Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин һәм “Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бүлеге җитәкчесе Ильназ Әхмәтҗанов  тәбрикләделәр. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әлфинур Әхәт кызына Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Нургали улы Миннихановның котлауларын да җиткерде.

           

Нуриева  Әлфинур Әхәт кызы 1934 нче елның 10 августында Саба районы Мәртен авылында дөньяга килә. Туган авылында 4 класс белем алганнан соң колхозда эшли башлый. Бик яшь булуына карамастан хезмәтнең төрлесен башкарырга туры килә аңа.

     1955 елда Әлфинур апа Килдебәк авылы егете Рушан белән танышып, матур гаилә корып җибәрәләр. 5 сабыйга гомер бирәләр. Әлфинур апа лаеклы ялга чыкканчы “Октябрь” колхозының алдынгы сыер савучы булып торса, Рушан абый исә механизаторлар арасында беренчелекне бирми. Бик тырыш, күпләр өчен үрнәк гаилә була алар.

    Тормыш иптәше Рушан абый безнең арада юк инде, ул 53 яшендә бу якты дөньядан китеп бара.

    Бүгенгесе көндә Әлфинур Әхәт кызы булганына шөкер итеп, кызы Фирдания, кияве Нурислам тәрбиясендә Байлар Сабасында бәхетле гомер кичерә һәм иң зур бәхетем - ул балаларым, оныкларым һәм оныкчыкларым дип сөенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International