"Сабантуй - күңелле бәйрәм" дигән бәйрәм чарасы

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Олыяз " Чәчкә" балалар бакчасында "Сабантуй - күңелле бәйрәм" дигән бәйрәм чарасы булып узды, анда өлкәннәр һәм балалар катнашты. 
 
🌸Бәйрәм барышында татар бию көйләре яңгырады. Тәрбиячеләр балалар белән "Ат чабышлары", "Кашыкка йомырка куеп йөгерү", "Капчык киеп йөгерү", "Аркан тартышу" кебек күңелле ярышлар үткәрделәр. Балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр. 
 
🌸Бәйрәмдә балалар татар халык бәйрәмнәре турында мәгълүмат алдылар, Татарстан халыкларының күптөрле мәдәни традицияләре, татар милли киемнәре һәм татар халык уеннары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International