"Без барыбыз да Җир планетасы балалары» толерантлык дәресе

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

14 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, «Без барыбыз да Җир планетасы балалары» дигән толерантлык дәресе үткәрделәр. Балалар «толерантлык» төшенчәсе белән таныштылар. Бергәләп барлык кешеләрнең дә төрле икәнлеген ачыкладык: төрле кием киюләре, төрле уеннар яратулары, төрле телләрне белүләре, төрле гореф-гадәтләргә ия булуларына төшенделәр. Дуслык, хөрмәт, түземлелек нәрсә ул, алар нинди яхшы эшләр һәм гамәлләр кылырга мөмкин икәнлеге турында уйландылар. Барлык кешеләр белән дә дус булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар, хәтта алар башкалардан нәрсә беләндер аерылсалар да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International