Шекше авыл җирлегендә региональ бәйрәм «Пчелотуй-2024»
Финанс – бюджет палатасы егетләре – кызлары коллегаларын, яшь парларны Алинә һәм Фаил Мәҗитовларны туй көннәре белән тәбрик итәләр һәм парлы, бәхетле тормыш телиләр.
Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар өчен Сатыш авылы мәдрәсә музеенда экскурсия үткәрелде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты. Кунаклар нык кызыксыну белән ХIX гасыр ахыры XX башына караган татар хатын-кызы һәм ир-ат костюмын карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.
Арташ авылы җирлеге биләмәсенә кергән «Карлыгач» һәм “Күбәләк” балалар бакчалары каршын чәчәкләр белән бизәү гадәти һәм күңелле традициягә әверелде.
Саба урта мәктәбе базасында “Укучыларның шәхси уңышын тәэмин итүче тәрбия пространствосын булдыру” темасына район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм директор киңәшчеләре катнашында семинар үткәрелде.
23 август көнне Югары Симет авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, оешма җитәкчеләре катнашты.
20 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Борынгыдан килгән хәтирәләр» исемле җыр кичәсе үткәрделәр.
30 август-Татарстан Республикасы көне! Бу бәйрәм тынычлык һәм иминлек, Татарстан халыкларының бердәмлеге символы булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, 24 августта Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш мәдәният йорты белән берлектә, "Гөлбакчадай ямьле Туган Илем, изге җирем минем - Татарстан" концерт программасын әзерләде һәм тамашачыларга тәкъдим итте. Безнең концертта татар милли җырлары һәм биюләре белән беррәттән кулга-кул тотынышып яшәүче һәм дуслык җепләрен саклаучы халыкларның әсәрләре дә яңгырады. Татарстан бүген бөтен дөньяны белә. Шуңа күрә безнең бәйрәм Ватан матурлыгы, аның казанышлары белән горурлану хисе белән тулды. Концерт хисләр давылын уятты һәм һәркемнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм көчле алкышлар белән үрелеп барды.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле татарстанлылар!
24 август көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш, Эзмә, Түбән Утар авыл клублары, Курсабаш китапханәсе белгечләре һәм үзешчән сәнгать осталары белән берлектә, "Бер күрешү үзе бер гомер"исемле зур бәйрәм - авылдашлар очрашуы үткәрелде. Яшебез безне туган җиребезгә, балачак узган җиребезгә тарта. Бу еллар кеше тормышында иң күңелле еллар. Язмыш безне кая гына илтмәсен, без үзебезнең кече Ватаныбызны һәрвакыт хәтерлибез! Безнең кечкенә авылдан килгән кунаклар бик күп иде. Авылдашлар көче белән бәйрәм өстәле әзерләнде. Бәйрәм дәвамында күңелгә хуш килгән матур җырлар яңгырады. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурслар үткәрелде. Дуслар һәм авылдашлар кичәсе бик күңелле үтте, күңелле тәэсирләр калдырды!
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр: "Безнең флаг бик матур - ак, зәңгәр, кызыл!». Катнашучыларның һәркайсы, төсле акбур белән коралланып, тырышып-тырышып үз уйларын асфальтка күчерде. Флагның символик сурәтләр белән үрелеп барган кызыл, зәңгәр һәм ак полосалары соры бетон өслекне ачык төсләр белән бизәде. Шулай итеп, бу чара конкурс кына түгел, ә чын сәнгать, бердәмлек һәм үз илеңә мәхәббәт бәйрәменә әверелде.