Террорчылык хәзерге вакытта кешелек җәмгыятенә яный торган зур куркынычларның берсе булып тора.25 августта Сатыш авыл китапханәсендә “Террорчылыкның чикләре юк” дигән темага чара үткәрелде. Чара барышында балалар террорчылык, аның төрләре, максатлары турында таныштылар. Соңгы елларда дөньяда булган террорчылык актларын искә төшерделәр. Китапханәче балаларга теракт куркынычы булган очракта үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Чарага шулай ук мәгълүмати күргәзмә оештырылган иде.
24 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәсе, Нырты һәм Сабабаш авыл клубы мөдирләре, Килдебәк авыл китапханәчесе хезмәткәрләре паркта театраль экскурсияне тәкъдим итү буенча эшне актив дәвам иттеләр. Бүген килгән балалар әлеге чарада актив катнаштылар. Экскурсия бик мавыктыргыч узды, балалар һәм өлкәннәр бик күп якты эмоцияләр алдылар.
Бүген 26 августта «Саба-Арена» спорт мәктәбендә «Мәктәп эшендә мөһим һәм креатив юнәлешләрне, 2024 - 2025 уку-тренировка елына максат һәм бурычларны билгеләү» темасына педагогик совет узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Спорт мәктәбенең яңа шартлардагы эш үзенчәлекләре.
Еллык эш планын раслау.
Мәктәптә төркемнәрне һәм бүлекләрне туплау.
Мәктәп хезмәткәрләре белән хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрү, мәктәп спортчылары белән куркынычсызлык техникасы буенча тренер-укытучыларның эшен оештыру.
Мәктәп хезмәткәрләрен һәм спортчыларын медицина тикшерүе.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсе, аларның нәтиҗәләре үсеш динамикасы.
Бюджеттан тыш өлкә предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук федераль һәм республика учреждениеләре арасында «Чәчәкле Саба-2024» конкурсына йомгак ясалды.
25 август көнне Чәбия-Чурчи авыл клубы янында Олы Нырты, Язлы-Арташ авыл клублары, Ике басу Арташ авыл мәдәният йорты белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Татарстан-туган җирем!" дип исемләнгән урам концерты үткәрелде. Концерт тамашачылар өчен дә, артистларның үзләре өчен дә чын бәйрәмгә әверелде.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Зөя утрау-шәһәрчеге» нә экскурсиягә бардылар. Музейда, чиркәүдә һәм башка истәлекле урыннарда булдылар. Тәрбияләнүчеләргә бик ошады, барысы да канәгать калдылар.
Чәбия-Чурчи авыл клубында Россия флагы көненә «Россия флагы» мәгълүмат сәгате уздырдык. Чара башында мөдир балаларга 1991 елдан бирле ел саен 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Дәүләт флагы көне – бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Чарада катнашучылар дәүләт символларының ни өчен кирәклеген, күп гасырлар дәвамында ничек барлыкка килүен һәм ничек үзгәрүен белделәр.
12-23 август көннәрендә гимназиябездә 1-5 нче сыйныф укучылары өчен "Җәйге интенсив"дип исемләнгән түләүле курслар үтте. Балалар дәресләргә рәхәтләнеп йөрделәр, элек өйрәнгән материалны кабатладылар һәм беркеттеләр. Гимназия администрациясе башлангыч сыйныфларның һәм инглиз теленең тәҗрибәле, креатив педагогларына хезмәтләре өчен, җаваплы әти-әниләребезгә, укуга һәм тәрбиягә тиешле игътибар бирүләре өчен, укучыларыбызга, дәресләрне калдырмаганнары һәм тырышып шөгыльләнгәннәре өчен рәхмәтле! Яңа уку елында барыгызга да уңышлар һәм яхшы билгеләр телибез!
2024 нче елның 24 август көнендә Мари иле республикасы Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ачык турнир булып узды.
25 августта Татарстан Республикасында Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уңаеннан Олы Кибәче авыл китапханәсендә балалар һәм яшьләр өчен «Без батырлыклар турында укыйбыз, герой булырга хыялланабыз»дигән патриотик сәгать үткәрелде. Күргәзмә ярдәмендә китапханәче Муса Җәлилнең иҗади язмышы, аның китабының барлыкка килү тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Чара ахырында М.Җәлил шигырьләре яңгырады.