2024 елның 2 сентябрендә Байлар Сабасы 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында бәйрәм-шоу – балалар бакчасының 10 еллыгы узды.
Ел саен 30 августта Татарстан Республикасының барлык халкы иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан 29 август көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире Язлы Арташ авыл клубында (китап бирү пунктында) «Чәчәк ат, минем Татарстаным» дигән әдәби кроссворд үткәрде. Чара барышында Татарстанның хәзерге тормышы һәм тарихи үткәне, төп символлары, туган ягыбызның матурлыгы һәм табигый байлыгы, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Аннары балалар бергәләп кроссворд сорауларына җавап бирделәр, ә аларга җавап бирергә «Минем Республика – Татарстан» китап күргәзмәсе ярдәм итте.
Татарстан Республикасы көне — милләтенә, диненә һәм мәдәниятенә карамастан, төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме. Бу көнгә Шәмәрдән авыл китапханәсендә «По страницам шагая, о крае много узнаешь» дигән күргәзмә-экскурсия оештырылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы турында, аның тарихы, символлары, күпмилләтле мәдәнияте һәм халыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләүче төрле китаплар тәкъдим ителде.
2 нче сентябрь – бөтендөнья халкы икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көнен билгеләп үтә. 1945 нче елның 2 нче сентябрендә Япониянең капитуляцияләве турындагы актка кул куела. 65 миллион кешенең гомерен өзгән әлеге сугыш иң канкойгыч сугышларның берсе булып тора. Әлеге дата уңаеннан Сатыш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш турында, анда күрсәткән батырлыклар турында китаплар урын алды. Китапханәче китапларга күзәтү оештырды.
2 нче сентябрьдә Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды.
3 сентябрь-террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне.
2 нче сентябрь көнне Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбендә белем көне билгеләп үтелде. Яңа уку елында мәктәптә барлыгы 45 бала белем һәм тәрбия алачак. Беренче сыйныфка 4 укучы укырга керде. Укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны котларга дип "САБА" ИНДУСТРИАЛЬ ПАРКЫ " ИК " АҖ җитәкчесе Хузин Ильшат Талгатович, авыл җирлеге башлыгы, мәгариф системасыннан котларга килделәр.
Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы белән котлады!
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, Түбән Симет мәдәният йорты белән берлектә, "Симет" ҖЧҖ комбайнчылары алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Урып-җыю чорында катнашучылар хөрмәтенә шигырьләр, җырлар һәм иң җылы теләкләр яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләре барлык хезмәткәрләргә сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
31 августта Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан дигән Ватаным бар» бәйрәм концерты узды.