ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

25 нче сентябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре балалар өчен "Яшьләр арасында экстремизмга каршы профилактика" темасына әңгәмә үткәрделәр. 

Шәмәрдән ав., Совет ур., 4а йорт адресы буенча урнашкан 12 фатирлы күпфатирлы йортны төзү эшләре бара.

Тэги: окс ОКС

"Алтын Групп "ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан Саба муниципаль районының "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССУның кан тамырлары үзәген төзү эшләре дәвам итә.

Тэги: окс

Байлар Сабасы ш.т. б., Тынычлык ур., 20 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортны төзү эшләре дәвам итә. Төзелешне "Ак Таш"ҖЧҖ төзелеш оешмасы алып бара.

Тэги: окс ОКС

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә М. Җәлил ур., 3А йорт адресы буенча балалар иҗат йорты бинасын төзү эшләре бара. 

Тэги: окс ОКС

Бүген 2024 елның 03 сентябрендә Байлар Сабасында индустриаль паркның икенче чиратын төзү буенча чираттагы күчмә киңәшмә узды. 

Тэги: окс ОКС

Ел саен 25 сентябрьдә барлык комикс сөючеләр Милли комикслар көнен билгеләп үтәләр. Хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләр арасында әлеге әдәби жанр зур популярлык казана бара. Шул уңайдан Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Китапханәчә Сomic Com: комикслар дөньясы» китапханә навигаторы оештырылды, анда балалар төрле комикслар белән таныша алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

20-22 сентябрь көннәрендә Мари Эл Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтенең 55 еллыгына багышланган мәктәп урманчылыкларының төбәкара слеты узды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

24 сентябрь көнне Тимершык мәдәният йортында "Маленькие чудеса моего сада" Кабак бәйрәме үткәрелде. Аны мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмдә өлкән буын актив катнашты. Алып баручылар кабакның файдалы булуы, аның йомшагында күпме витамин, шикәр һәм хәтта май булуы, шулай ук кабакның кыйммәтле дару үсемлеге булуы турында сөйләделәр. Алар өчен төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, алар күңелле җырлар, табышмаклар чишү белән үрелеп барды. Кабак  күргәзмәсе ясалды. Кунаклар бәйрәмгә буш кул белән килмәделәр – чын кабак мәҗлесе оештырдылар, чара чәй эчү белән тәмамланды, чарада катнашучылар кабак әзерләүнең кулинария рецептлары белән уртаклаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире Халыкара тынычлык көненә багышланган “Без терроризмга каршы” әңгәмәсе үткәрде. Әңгәмәнең максаты укучыларга Халыкара тынычлык көне турында хәбәр итү, безнең төбәктә тынычлыкны саклап калуга багышланган  гамәлләргә рухландыру, ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә, теләктәшлек хисләренә, дөньяда барган вакыйгаларга бәйләнештә торуга ярдәм итү иде. Әңгәмә үткәреп, китапханәче әлеге көннең  барлыкка килү тарихы һәм бәйрәм символы - тынычлык гәүдәләнеше булган күгәрчен турында сөйләде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International