Мари Эл Республикасында мәктәп урманчылыкларының төбәкара слеты узды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

20-22 сентябрь көннәрендә Мари Эл Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтенең 55 еллыгына багышланган мәктәп урманчылыкларының төбәкара слеты узды. Слетта Мари Эл Республикасыннан һәм күрше 3 төбәктән - Чувашия һәм Татарстан республикаларыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән мәктәп урманчылыкларының 124 әгъзасы катнашты. Татарстан данын яклап Саба районы Лесхоз урта мәктәбе каршында эшләп килүче «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары чыгыш ясады.

Өч көн дәвамында яшь урманчылар урман остазларыннан яңа белем һәм күнекмәләр алдылар, урман тармагының юнәлешләре һәм һөнәрләре белән якыннан таныштылар, төрле активлыкларда катнаштылар, командалар арасында ярыштылар.

Слетта шәхси һәм команда зачетларына йомгак ясалды. Безнең укучылар ярышларда  лаеклы чыгыш ясап гомуми зачетта мактаулы 2 урынны алдылар. Команда шулай ук «Марий Эл Республикасының мәктәп урманчылыкларына-55! " котлау открыткалары конкурсында 2 нче урынны алды., ә Илүзәр Кашапов слетта «Иң яхшы яшь урманчы» номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International