Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының "минем бизнес" үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «кече һәм урта эшмәкәрлек»милли проекты кысаларында бизнес өчен түләүсез партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итә башлады.
Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пунктында «Туган ягымны яратам» дип исемләнгән мавыктыргыч экскурсия узды.
Экскурсия барышында без балалар белән табигатьнең матурлыгына сокландык, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттек. Табигать турында кызыклы шигырьләр укып алдык, уеннар уйнадык. Искиткеч шатлык һәм яңа ачышлар белән тулы вакыт сизелми дә үтеп китте!
25 сентябрь көнне Туктар авылы клубы мөдире "Уңыш-2024 "дип исемләнгән бәйрәм үткәрде
26нчы сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 3 “В” сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукайның китап битләреннән”, “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка мавыктыргыч нокталар буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар сынатмыйча, актив җавап биреп,үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара “Әдәби алан” проектында катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.
Чәчәкләр безнең көндәлек тормышыбызда зур роль уйныйлар, матурлыкны, өметне һәм юанычны символлаштыралар. Алар безне гади мизгелләргә сөенергә, тирә-юнебездә тынычлык табарга һәм аның могҗизалары белән илһамланырга өйрәтәләр. Чәчәкләр безгә әйләнә-тирә дөньяга игътибар һәм кайгыртуның мөһимлеген, шулай ук алга таба зур уңышларга ирешү һәм уңай шартлар тудыруның зарурлыгын искә төшерә. Тормышыбызда чәчәкләр шатлыклы мизгелләрдә генә түгел, бәлки авыр вакытларда юаныч һәм тынычлык китереп, кайгы-хәсрәтне дә йомшартырга ярдәм итә.
Саба үзәк район хастаханәсенең актлар залында йөкле хатыннар мәктәбендә чираттагы дәресләр узды
2024 елның 25нче сентябрендә Казан шәһәрендә оештырылган Беренчеләр Хәрәкәтенең «Остазлар. Татарстан Республикасы» темасы астында уздырылган семинарда Саба районы тәрбиячеләре һәм өлкән тәрбиячеләре булып кайттылар.
2024 елның 24 сентябрендә, «Х.һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенен» укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы укучылары өчен “Без террорга каршы!” темасына дәрес - әңгәмә үткәрделәр.
Чараның төп максаты - уяулык күрсәтү зарурлыгына игътибарны юнәлтү, теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык, ватанпәрвәрлек, Ватанга хөрмәт формалаштыру.
Балаларга терроризмның нәрсә булуы, террорчыларның кем булуы турында сөйләнде. Әңгәмә барышында терроризмның кешелекнең глобаль проблемасына әверелүе, аның чагылышларына массакүләм кеше корбаннары китерүе һәм авыр физик һәм психологик җәрәхәтләр китерүе турында барды. Бергәләп, соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшердек. Конкрет мисалларда берничә хәлне ачыкладык.
Дәрес беткәч, сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раефовна, балалар белән бергә, террорчылык актлары янаганда үз-үзләрен тотышының төп кагыйдәләрен эшләделәр.
Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Сәрия Давлиева һәм бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров муниципаль хезмәткәрләр өчен үтүче «Бюджет системасы һәм процессы» темасына квалификация күтәрү курсларын уздылар. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге ике көнлек укулар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.
Бүген Саба районы гимназиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигының эпизоотиягә каршы эш буенча урынбасары Сергей Павлов белән гаҗәеп кызыклы очрашу узды.