“Тукай эзләре буйлап”

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

26нчы сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре  “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 3 “В” сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукайның китап битләреннән”, “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка мавыктыргыч нокталар буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар сынатмыйча, актив җавап биреп,үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара “Әдәби алан” проектында катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International