Уңыш бәйрәме

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрь көнне Туктар авылы клубы мөдире "Уңыш-2024 "дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Бәйрәмдә өлкән буын актив катнашты, иң актив катнашучы, аңа 89 яшь - Ахияров Махаматдин абый, Хәйретдинов Вәрис абый - 83 яшь. Катнашучылар кабакның файдалы үзлекләре, күпме витаминнар, шулай ук кабакның кыйммәтле дару булуы турында сөйләделәр. Бәйрәмдә катнашучылар төрле яшелчәләр: кабак, кишер, сарымсак, бәрәңге һәм башка бик күп яшелчәләр, шулай ук кышка әзерләнгән ризыклар алып килделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды. Чарада катнашучылар яшелчәләрне кышка әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар. Барлык катнашучылар да чарадан канәгать калдылар һәм кечкенә генә бүләкләргә дә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International