30 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, язучы Александр Николаевич Островскийның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Островскийның тормышы һәм иҗаты» дигән әдәби сәгать үткәрде. Балаларга аның биографиясе, иҗат юлы, әсәрләре һәм пьесалары турында сөйләнде. Әдип 50 гә якын пьеса иҗат иткән. Шулай ук, ул чит ил классикасын тәрҗемә итү өстендә дә хезмәт куйган. Аның тырышлыгы белән рус тамашачысы Шекспирның эшләре белән таныша алды.
Укучылар китапханәчене тыңладылар, сораулар бирделәр, зур кызыксыну белән әсәрдән өзекләр укыдылар.
30нчы сентябрь көнне Саба гимназиянең 3 “А” сыйныфы укучылары өчен "Куркынычсыз һәм файдалы интернет"дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Интернетның нәрсә икәнлеген, челтәрдә мөстәкыйль эш башлар алдыннан нинди төп кагыйдәләрне белергә, мошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеген сөйләделәр. Ә укучылар Интернетта вакытны ничек уздырулары, интернетның нинди файда китерүе һәм зыян китерә алуы турында бүлештеләр. Чара интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә багышланган викторина белән тәмамланды.
1 нче октябрь көнне «Х. һәм А. Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалында эшләп килүче тынлы оркестр бүлеге (җитәкчесе А. А. Фатхуллин) Шәмәрдән лицеенда өлкәннәр көненә багышланган концертта чыгыш ясадылар. Яшь музыкантлар "Три танкиста" композициясе белән чыгыш ясады.
ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә Өлкәннәр көне уңаеннан, төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга күчтәнәчләр тулы пакетлар бүләк ителде.
"Игенче"ҖЧҖендә ел саен үткәрелә торган әлеге күркәм чара традициягә әверелде инде. Бу безнең өлкән буынга булган кайгыртучанлыгыбызны, хөрмәтебезне һәм ярдәмебезне белдерү өчен бер сәбәп. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче ветераннарга 265 пакет күчтәнәч өләштеләр.
Пүкәл авылында үзара салым акчасына юллар ремонтланды.
1нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.
«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Өлкәннәр көненә багышланган 50 һәм 60 ел бергә яшәгән парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган чарада катнаштылар.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә өлкән буынга хөрмәт, ихтирам һәм рәхмәт белдерелә. Бу кешеләр җилкәсендә-зур тормыш, зирәклек һәм бай тәҗрибә. Алар-яшь буын өчен таяныч һәм Ярдәм, балалар һәм оныклар өчен тугры ярдәмчеләр.
Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар һәм концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында экскурсия оештырды. Россиядә Сатыш авылында урнашкан бердәнбер интерактив мәдрәсә тарихы музеена мавыктыргыч һәм танып белү сәяхәте.
27 нче сентябрь көнне «Сабантуй» спорт мәктәбе базасында 6-7 нче сыйныф укучылары арасында IV туристлык слеты узды.