ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм көн кысаларында 8-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары кирәкле эшче һөнәрләре белән таныша һәм ихтыяҗ булган белгечлекне ничек алырга һәм илнең әйдәп баручы компанияләренә эшкә урнашырга, эш бирүчеләр һәм төбәк хакимиятләре ягыннан ярдәм чаралары турында белә алачак.

Экологик икеайлык кысаларында, Кызыл Мишә “Акчэчэк” балалар бакчасы балалары һәм  хезмәткәрләр территорияне чистарту буенча өмәгә чыктылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2025 елның 07 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районының Изминка авыл җирлеге башлыгы катнашында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

«Курсабаш» җәмгыятендә техник карау уздырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар  өчен Курсабаш мәктәп - интернаты»  базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында  үсешләрендә авыр һәм күптөрле тайпылышлар булган затлар өчен «мөмкинлекләр фестивале» узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

29 март көнне, Югары Утар авылында яшәүче Ягафаров Альберт Камил улы, үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан аңа, Президент В.В. Путинның котлау открыткасы, район,авыл хуҗалыгы һәм авыл җирлеге исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен теләп калабыз.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

2025 елның 20 мартыннан 20 апреленә кадәр «ТКХның икенче Бөтенроссия диктанты»Бөтенроссия акциясе уза. Аның максаты-торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрдә гражданнарның хокукый грамоталылыгын арттыру.

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 8 апрель көнне Чәбия Чүрчи авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә фельдшер  – Арикиева Рушания белән «Безнең юл-сәламәт яшәү рәвеше» тематик сәгате үткәрелде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

4 апрельдән 6 апрельгә кадәр Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча 12 яшькә кадәрге малайлар/кызлар "Татарстан Республикасы өметләре» РЕГИОНАРА ярышы узды.  Ярышларда Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 210 спортчы катнашты. Безнең мәктәп спортчысы Раян Йосыпов әлеге турнирда җиңүче булды. 1 урын шәхси зачетта урын. 1 урын авыл зачетында. Иделия Сафина көмеш медальгә ия булды. 2 урын авыл зачетында урын. Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International