ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

1 апрельдән Түбән Шытсу төп мәктәбе “Экояз” марафонына кушылды. Марафон кысаларында үткәрелүче “Бумбатл”, Батареяны тапшыр- табигатьне сакла!”, “Канатлы дусларыбызга булыш”, “Хәтер бакчасы” акцияләрендә укучылар актив катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 16 апрель көнне, ачык һавада "Күңелле балачак" дигән чара узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

17-18нче апрель көннәрендә Казанда ике яшь категориясендә ТР Шәхси кубогының 2 туры узды: 2010г һәм олырак ( Б) һәм 2011г яшьрәк. 2010 һәм аннан өлкәнрәк категориясендә Айназ ялгыз разрядта 1 һәм ир-атлар арасында парлы разрядта 2 урын алды. 2011 категориясендә ир-атлар арасында ялгыз разрядта Рахимов Адель🥉 , ир-атлар арасында парлы разрядта Галимуллин Рәсүл шулай ук🥉 урын яулады. Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара Ике басуАрташ мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә үткәрелде. Чарада катнашучылар тарихи һәйкәлләр һәм туган як территориясендә урнашкан урыннар буйлап экскурсия ясадылар . Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән катнашучылар Советлар Союзы Герое Иван Сергеевич Башкиров һәйкәлендә булдылар. Алар аның никадәр батыр булганын һәм үз Ватанын ничек саклаганын белделәр

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Югары Симет урта мәктәбенең егетләр командасы Арчада узган «Мәктәп волейбол лигасы» зона ярышларында җиңүче булды. Тренерлары - Шәехов Н.Д. Казан шәһәрендә үтүче финал ярышларында да уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган витриналарны иң яхшы бизәүгә «Җиңү язы» Бөтенроссия конкурсы старт алды.


20
апрель, 2025 ел
якшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Килдебәк авыл җирлегендә яшәүче тыл ветеранына бүләкләр тапшырылды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Тимершык  авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар.  Саба муниципаль районы Пенсия фонды клиентлар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Мөгътасимов Марат Мәҗит улы, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы һәм Тимершык урта мәктәбенең «Юнармия "хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Рәисе  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан,  “Яңа гасырга - Сәламәт буын” исемле сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Чарага  авыл фельдшеры  Кәримуллина Алия Рафаэль кызы кунак буларак килде.

     Фельдшер һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләде.  Чарабыз  җанлы диалог формасында дәвам итеп, анда балалар сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең карашларын белдерделәр, спорт төрләре турында сөйләделәр.

  Кеше сәламәтлеге никадәр ныграк булса, ул авыруларга яхшырак каршы торуын ассызыклады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

«Авыл яши» проекты кысаларында, Шәмәрдән авыл китапханәсендә әниләр өчен «Әни эштә» дигән очрашу үткәрелде. Чарада яшь әниләр Шириева Эльмира Сәлим кызы һәм Һадиева Гөлия Рәсим кызы кунак булдылар. Эльмира Татарстан Республикасы магистраль газүткәргечләренең Шәмәрдән линияле җитештерү идарәсендә эшли. Шулай ук ул наклейкалар әзерләү, бүләкләр төрү белән шөгыльләнә һәм шул ук вакытта аның 2 баласы бар. Бүгенге көндә Гөлия декрет ялында, аның 3 баласы бар. Декрет вакытында ул сабын һәм сабыннан чәчәкләр ясау белән шөгыльләнә, ясалма чәчәкләрдән композицияләр ясый. Кызлар кунакларны үзләренең мавыгулары белән таныштырдылар, тормыш киңәшләре белән уртаклаштылар. Очрашу бик күңелле узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International