Килдебәк авыл җирлегендә гомер итүче тыл ветеранын котлау

2025 елның 20 апреле, якшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Килдебәк авыл җирлегендә яшәүче тыл ветеранына бүләкләр тапшырылды. Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы һәм Килдебәк урта мәктәбенең «Юнармия " хәрәкәте активистлары бергә Мәртен авылында гомер итүче Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызына Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миннихановның бүләген һәм котлау открыткасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International