ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2024 ел
җомга


5 гыйнвар көнне Саба район китапханәсендә 4 А, 4 Б (Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты) һәм 1 Г (Саба гимназиясе) сыйныф укучылары өчен «Вощинадан шәм» ясау буенча мастер-класс оештырылды. 
Укучыларга үз куллары белән шәмнәр ясарга тәкъдим ителде. Иң беренче эш итеп китапханәче балаларга шәмне ясау ысулын аңлатты. Беренче карашка, шәм ясау бик җиңел эш дип күренсә дә балаларга тырышырга туры килде. Укучылар үзләренең фантазияләрен кулланып төрле формада шәмнәр ясадылар һәм декор элементлары белән бизәделәр. Мастер-класстан соң балалар журналлар белән таныштылар һәм өйгә укырга китаплар алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

4
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре - ул һәрвакыт уңай эмоция, күңелле аралашу, дусларың белән төрле уеннар уйнау. Кышны күпләр ярата, чөнки бу елның иң матур вакыты. Кыш көне генә чана, чаңгыда шуу, кардан ныгытма төзү, Кар бабай ясау мөмкинлеге бар.

2024 елның 4 гыйнварында, Үзәк мәйданда Саба балалар сәнгать мәктәбе балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды. Барлыгы 55 бала катнашты. Программа бик бай иде. Башта балалар өлкәннәр белән бергә чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Аннары бәйрәм эстафета рәвешендә уздырылды: 4 команда үзара ярышты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
декабрь, 2023 ел
җомга

Яңа ел сәгатьләре сугар вакыт җитә. Әкияти, якты табигать, ап-ак кар, чыршы исе, төрле төстәге уенчыклар һәм утлар ялтырап тора. Бу бәйрәм һәрвакыт күп тәэсирләр, бүләкләр китерә. Ә Яңа ел  истә калырлык булсын өчен, бәйрәм кәефен булдырырга кирәк.

Бүген, 29 декабрьдә, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары 158 укучы катнашында “90 нчы еллар стилендә” Яңа ел чарасы оештырдылар. Укытучылар әзерләгән бәйрәм программасы бу кичәдә булган һәркемгә үткәннәргә кайтып, әти – әниләре чорында узган Яңа ел тамашасын күзәтергә мөмкинлек тудырды. 90 нчы елларда уйнаган уеннарда катнашып, шул чор көйләренә биеп, укучылар үзләре дә күңел ачты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

26 декабрь балалар сәнгать мәктәбенең  Шәмәрдән филиалы укучылары өчен Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында "Яңа ел бәйрәме" үткәрелде. Матур итеп бизәлгән зал, балаларның якты музыкаль чыгышлары яңа ел алдыннан могҗиза һәм шатлык көтү атмосферасын тудырды! Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән чыршы тирәли әйләнеп, уеннар уйнадылар, табышмаклар әйтешеп, чыршы янында балалар шигырьләр укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

25 декабрь көнне Казанның «Татнефть-Арена» спорт сараенда Республика Яңа ел чыршысы узды. Чарада "Движение к мечте" дип аталган тамаша күрсәтелде. Бәйрәмгә бөтен республикадан балалар чакырылган иде. Алар арасында Андреева Мәрьям (Шәмәрдән лицее укучысы) һәм Әхмәтова Алинә (Саба гимназиясе укучысы)"Укучының мәдәни көндәлеге" конкурсының "Порталның иң актив кулланучысы" җиңүчеләре булдылар. Бәйрәмдә һәр балага яңа 2024 ел символы булган аждаһа рәвешендәге портфель бүләк ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Узган елның соңгы көннәрендә нәтиҗәләр ясау, яңа планнар һәм идеяләр белән бәхетле, уңышлы елга бару өчен, башлаган бар нәрсәне тәмамлау мөһим. Иске елны истә тоту һәм хәтердә бары тик күңелле мизгелләр генә калдыру мөһим. Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы узып баручы елны якты, мавыктыргыч, матур итеп тәмамлый.

2023 елның 25 декабрендә отчет концерты һәм гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Программада иң якты, яхшы укучылар катнашты, аларның тырышлыгы, өзлексез хезмәте игътибарсыз калмады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2023 елнын 19 hәм 22 декабрь көннәрендә Хөснулла hәм Аллаhияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә бию сыйныфы укучыларын 1 класслар сафына алу кичәсе үтте. Кичәне сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Ярмөхәммәтова Г.З. алып барды, чакырылган әти-әниләр белән кызыклы конкурслар уздырды. Кичә барышында ике әкият герое "Укымыйча гына белемле булып буламы, юкмы?- дигән сорауга җавап эзләделәр. Балалар әти-әниләренә 4 ай дәвамында  "Гимнастика" hәм "Ритмика" дәресләрендә укытучылары Мөбарәкҗанова А.З. өйрәткән күнекмәләрен эшләп күрсәттеләр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

19 декабрьдә Саба район һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында мастер-класслар кичәсе үткәрделәр. Чарада балалар белән әниләр үз куллары белән шәмнәр, эпоксидлы сумаладан алкалар, брелоклар һәм беләзекләр ясадылар, шулай ук балалар безнең китапханәнең яңа журналлары белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел-һәркемнең яраткан бәйрәме. Аеруча аның килүен балалар көтә. Яңа ел һәрберебез өчен дә әкияти тылсымлы бәйрәм. Яңа ел алдыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Яңа ел уенчыклары тарихы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чара барышында балаларны Яңа ел такыяләре барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, ә аннары бергәләп аларны үз куллары белән ясарга өйрәнделәр. Әлбәттә, килгән кунакларга үз куллары белән ясалган сувенирны алып китү күңелле иде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

19 декабрьдә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 «А» сыйныф укучылары өчен Саба район китапханәсе хезмәткәрләре  «Угадайка» дип исемләгән интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда: әйтемнәр, тизәйткечләр, табышмаклар, татарчага тәрҗемә ит һ.б. биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, бергәләп биремнәрне үтәделәр.  Чараның икенче өлешендә «Китапның мәңгелек юлдашы» - мастер-классы оештырылды. Яраткан китабыңда китап кыстыргыч бар икән, димәк синең укый башлаган битең югалмый, китап битләре таушалмый. Укучылар китап кыстыргыч тарихы белән танышкач, үзләренең иҗади фантазияләрен кушып матур китап кыстыргычлар ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International