"Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында мастер-класслар

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

19 декабрьдә Саба район һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында мастер-класслар кичәсе үткәрделәр. Чарада балалар белән әниләр үз куллары белән шәмнәр, эпоксидлы сумаладан алкалар, брелоклар һәм беләзекләр ясадылар, шулай ук балалар безнең китапханәнең яңа журналлары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International