Балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен 90 нчы еллар стилендә "Яңа елны каршы алабыз" дип исемләнгән чара.

2023 елның 29 декабре, җомга

Яңа ел сәгатьләре сугар вакыт җитә. Әкияти, якты табигать, ап-ак кар, чыршы исе, төрле төстәге уенчыклар һәм утлар ялтырап тора. Бу бәйрәм һәрвакыт күп тәэсирләр, бүләкләр китерә. Ә Яңа ел  истә калырлык булсын өчен, бәйрәм кәефен булдырырга кирәк.

Бүген, 29 декабрьдә, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары 158 укучы катнашында “90 нчы еллар стилендә” Яңа ел чарасы оештырдылар. Укытучылар әзерләгән бәйрәм программасы бу кичәдә булган һәркемгә үткәннәргә кайтып, әти – әниләре чорында узган Яңа ел тамашасын күзәтергә мөмкинлек тудырды. 90 нчы елларда уйнаган уеннарда катнашып, шул чор көйләренә биеп, укучылар үзләре дә күңел ачты. Яңа елга бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай, Кар кызы килү дә аерым бер сихри хис өстәде. Алар укучыларны җылы итеп котладылар, сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс энергия, яңа 2024 елда барлык планнарының тормышка ашуын теләделәр!

Яңа ел тамашасы бер сулышта узды. Балаларның йөзендә якты, бәхетле елмаю иде. Бу кичне безнең мәктәп укытучылары онытылмаслык бәйрәм атмосферасы тудырдылар һәм барлык тамашачыларны Яңа ел бәйрәмнәренә уңай энергия, искиткеч кәеф белән озаттылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International