Игътибар! 29.04.2025елда 8:00сәг. Саба муниципаль районы Советының утырышы (сессиясе) планлаштырылган. Чакырылганнарның исемлеге һәм повестка кушымтада бирелә.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2025 елның 25 апреле 21.00 сәгатьтән 26 апрель 21.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
Татарстан Республикасы территориясендә 26 апрельдә урыны белән көтелә:
төнлә һәм иртән томан;
- көндез дә, кичен дә яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с, локаль рәвештә боз яву.
Корь — һава-тамчы юлы белән йога торган вируслы йогышлы авыру.
Кор кызамык җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин: үпкә ялкынсынуы, энцефалит
Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Утлы еллар кайтавазы” әдәби марафонында Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә бердәм катнаштылар. Нәтиҗәдә, коллектив “Иң актив оешма” номинациясендә 1 урынга лаек булды. Марафон Саба районы китапханәсе тарафыннан оештырылды.
Безнең ФАП фельдшерлары балачагы Бөек Ватан сугышы елларында үткән өлкән яшьтәге пациентларга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр. Бу кешеләр авыр сынаулар кичергәннәр, якыннарын югалтканнар, ачлыктан интеккәннәр. Шуңа күрә медицина персоналы алар алдында аерым җаваплылык тоя-ул коточкыч вакыйгаларның аларның сәламәтлегенә һәм психологик халәтенә йогынтысын исәпкә ала.
Түбән Шытсу мәктәбенең 6,7 класс укучылары Түбән Шытсу авылы ФАПында булдылар һәм фельдшер һөнәре белән таныштылар. Ф.Р. Сәйфетдинова һөнәрнең нечкәлекләре турында сөйләде.
Бүген Шекше "Акчарлак " балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар, Шекше мәдәният йорты һәм Шекше авыл китапханәсе җитәкчелеге белән берлектә ,Габдулла Тукайның туган көнен искә алу максатыннан, Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт иттеләр.
Югары Шытсу мәдәният йортында үзешчәннәр тарафыннан спектакль тәкъдим ителде. Спектакль тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Әлеге чарадан кергән керем махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә тапшырылды.
Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә йорт эчендә эшләр башкарыла. Төзелешне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
Башлангыч сыйныф укытучылары өчен республика семинар-практикумы узды