Елдан - ел авыл халкы авыл хуҗалыгында хезмәт куйды, үсемлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырышып, көчләрен авыл хуҗалыгын үстерүгә салды. Яз җитү белән игенчеләрнең басуларга чәчү эшләре башлана. Борынгы заманнарда крестьяннар сакал бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Бу-татар халкының язгы кыр эшләре башлануны символлаштырган йолаларының берсе. 12 май көнне "Фирүзә» Ике басу Арташ мәдәният йортының агитбригадасы, авыл китапханәсе белән берлектә, сабан бодае чәчү планлаштырылган басу янындагы болында "Беренче буразна"йола бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә "НЫРТЫ" АХП ҖЧҖнең баш агрономы Мөхәрләмов Инсаф Илсур улы, Ике басу Арташ авылы имам - хатыйбы Кәримов Сәлимҗан Рәхимҗан улы, механизаторлар, хезмәт ветераны катнашты. Сәламләү сүзе белән ДТ - 75 чылбырлы тракторында 40 ел стажы булган ветеран механизатор Шакиров Рәҗәп Сабир улы чыгыш ясады, ул чәчү һәм урып-җыюның һәр сезонында бу кырларны чәчкән, сөргән.
Кыска нардлар-2025 буенча Россия чемпионаты кысаларында «Кара диңгез Кубогы» балалар-яшүсмерләр ярышлары.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Байлар Сабасы Кубогы.
8 май көнне Курсабаш авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинг үткәрелде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен тотып «Үлемсез полк»та катнашучылар колоннасы узды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды.
8 май көнне Курсабаш мәдәният йортында “Җиңү көне” нә багышлап бәйрәм чарасы узды.
Бөек Җиңү көне алдыннан, Корсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Өйдә сугыш балаларын котлау»акциясен үткәрделәр.
7 май көнне Сүлә авылы клубында “Җиңү көне” нә багышлап бәйрәм чарасы узды.
8 майда Курсабаш мэдэният йорты,Очиле авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы,Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Георгий тасмасы"Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. "Георгий тасмасы" - бу бизәк кенә түгел. Бу безнең Ватанны саклаган һәм аны тышкы дошманнарның һөҗүмнәреннән саклаган кешеләргә горурлык һәм рәхмәт билгесе.Без тарихыбызны хәтерлибез, үткән һәм хәзерге геройларыбыз белән горурланабыз, Россия халыкларының иң яхшы традицияләрен саклыйбыз!
8 нче май көнне мәктәбебездә Җиңү бәйрәме үткәрелде.Чара гимн җырлап,флаг күтәрүдән башланып китте.
Бөек Ватан сугышында 80 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә бәйрәм митингы үткәрелде. Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү Көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.