2025 елның 2 маеннан 6 маена кадәр Краснодар краеның Сочи шәһәрендәге «Сириус» үзәге мәйданчыгында кыска нардлар-2025 буенча Россия чемпионаты кысаларында «Кара диңгез Кубогы» балалар-яшүсмерләр ярышлары узды. Оештыручылары «Россия нард федерациясе»Гомумроссия иҗтимагый оешмасы. Чемпионат ике яшь категориясендә үткәрелде: 7-12 яшьлек малайлар һәм кызлар, 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар.
Ярышларда Россиянең 26 төбәгеннән 100 дән артык бала катнашты.
Якташыбыз Кәримуллина Камилә 7-12 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында Озын нардлар дисциплинасында 1 урынны яулады.
Камиләне лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез!