"Беренче буразна" бәйрәме.

2025 елның 13 мае, сишәмбе

 Елдан - ел авыл халкы авыл хуҗалыгында хезмәт куйды, үсемлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырышып, көчләрен авыл хуҗалыгын үстерүгә салды. Яз җитү белән игенчеләрнең басуларга чәчү эшләре башлана. Борынгы заманнарда крестьяннар сакал бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Бу-татар халкының язгы кыр эшләре башлануны символлаштырган йолаларының берсе. 12 май көнне "Фирүзә» Ике басу Арташ мәдәният йортының агитбригадасы, авыл китапханәсе белән берлектә, сабан бодае чәчү планлаштырылган басу янындагы болында "Беренче буразна"йола бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә "НЫРТЫ" АХП ҖЧҖнең баш агрономы Мөхәрләмов Инсаф Илсур улы, Ике басу Арташ авылы имам - хатыйбы  Кәримов Сәлимҗан Рәхимҗан улы, механизаторлар, хезмәт ветераны катнашты. Сәламләү сүзе белән ДТ - 75 чылбырлы тракторында 40 ел стажы булган ветеран механизатор Шакиров Рәҗәп Сабир улы чыгыш ясады, ул чәчү һәм урып-җыюның һәр сезонында бу кырларны чәчкән, сөргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International