15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә ул-якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, кемгә игелек һәм бәхет телибез, кемнәрдән үрнәк алабыз, кемнәр турында кайгыртабыз. Бу раслау беркайчан да югалмаячак. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, кайгырту һәм хөрмәт, җаваплылык тәрбияләргә өйрәнәбез.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Лесхоз интернат-йортында яшәүче гайлә парлары бергәләп стена газетасы чыгардылар һәм бер-берсен бәйрәм белән котладылар.
Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина исәп-хисап эшләрендәге яңалыклар буенча үткәрелгән республика семинарында катнашты. Семинар барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Бухгалтерлык исәбенең электрон документларының унификацияләнгән формалары буенча, шулай ук эчке контроль һәм аудит үткәрү өчен мәгълүмат чыганагы буларак дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең хисаплылыгы буенча да сөйләшү алып барылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» КАОДА әлеге үзәктә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. Чараның максаты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү иде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
2025 елның 14 маенда Саба районының «Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә» Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре өлкән сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде. Көн саен, сатып алулар ясаганда, теге яки бу хезмәтләр алганда – без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Цифрлы технологияләр үсеше яктысында сатуның дистанцион методлары торган саен популярлаша бара, шуңа күрә товарның сыйфатын, аның рекламада яки җитештерүче сайтында белдерелгәнгә туры килүен һәрвакытта да урында тикшереп булмый. Һәм моның белән иртәгә үк бүгенге мәктәп укучыларына очрашырга туры киләчәк.
Хәзер Татарстан җитештерүчеләре дә wildberries & Russ һәм стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) «Үсеш платформасы» Россия эшмәкәрләренә комплекслы ярдәм күрсәтү һәм үстерү проектында катнаша алачак!
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә 13 майдан 15 майга кадәр сигезенче сыйныфлар өчен өч көнлек сбор үткәрелде.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена килүчеләр өчен район халкында террорчылыкка каршы аң формалаштыру максатыннан «Террорчылыкка-Юк!» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чара яшь буынга мәгълүмат җиткерү һәм теракт вакытында гамәлләр тәртибе белән танышу өчен хезмәт итәчәк. Чара башында терактларда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары музей хезмәткәрләре террорга каршы мәгълүмат бирделәр. Үсеп килүче буын игътибарына терактлар турында мәгълүмат, кисәтү чаралары һәм мондый очракларда гамәлләр планы чагылдырылган мәгълүмати рәсемнәр тәкъдим иттеләр. Ә чара азагында әлеге темага багышланган стена газетасы ясалды