«Саба йөзү бассейны» хезмәтләрнең яңа төрен тәкъдим итә. Эрбет мичкәсе яки фитобочка — шифалы эчемлекләргә бай пар бирелә торган мини-сауна. Процедура вакытында кешенең гәүдәсе мичкә эчендә була, ә башы ачык һавада кала. Парның тәэсире уңайлырак була, баш мие кан тамырларына югары температураларның йогынтысы булдырылмый. Бу конструкция ярдәмендә традицион саунага керү чикләүләре булган кешеләргә фитотерапия сеансларын үткәрергә мөмкин.
Олыяз авылында яшәүче Гатауллина Нәзилә Галиәкбәр кызын чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.
6 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты «Бердәм сыйныф серләре» конкурсында катнаштылар. Команда визит карточкасы , иҗади номер, шулай ук проект эшен әзерләде. Бу конкурс дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм һәр катнашучының көчле якларын күрергә ярдәм итте.
6 февраль көнне безнең «Кояш нурлары» төркеме балалары бик теләп «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
“Игенче” ҖЧҖ дә юлларны, ферма , торак, бина түбәләрен кардан һәм боздан вакытында чистарту, җыештырып бару кышкы чорларда иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү максатларында территорияләр даими рәвештә кардан һәм боздан чистартыла.
Территорияләрнең зур мәйданын , күп кар явуын һәм еш бураннар булуын исәпкә алып бу эштә барлык хезмәткәрләр дә актив катнаша.
Йомгаклау җыелышы 06 февральдә янгын сүндерү бүлегенең уку залында булды. Аны янгын сүндерү гарнизоны начальнигы Илдар Закиров ачты. 2025 елда 129 янгын сүндерү-коткару часте үзләренә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәде, дип билгеләп үтелде. Ул шулай ук шәхси составның төрле куркынычларга җавап бирергә әзерлеген бәяләде, «именно нәкъ менә шәхси составның координацияләнгәнлеге, бердәмлеге һәм гамәлләрен аңлау халыкның һәм территориянең гадәттән тыш хәлләрдән иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә", дип билгеләп үтте.
Гипс – экологик яктан чиста , өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә зарарсыз материал. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда өлкәннәр өчен гипстан ясалган сувенирлар буяу буенча мастер-класс булып узды.
Буяу процессы тынычландыра, игътибар туплауны арттыра һәм үз-үзене күрсәтергә ярдәм итә. Һәр катнашучы мастер-класста кызыклы рәсем ясау процессына җәлеп ителде. Мондый мастер-класслар хыял үсешенә, вак моторикага ярдәм итә. Өлкәннәребез үз куллары белән буяган сувенирларга ия булып, бу чарадан күтәренке кәеф белән таралыштылар.
5 нче февраль көнне Курсабаш авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Курсабаш авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда «ZOOM» программасы аша, дистанцион рәвештә катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Участок инспекторы А.Ф. Зарипов, 2025 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды һәм җирлек халкына телефон мошенникларыннан саклану кагыйдәләрен аңлатып үтте. Шулай ук җыенда авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2025 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тотылар һәм 2026 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев халык каршында 2025 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2026 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.
Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Нур» драма түгәрәгендә түгәрәк җитәкчесе Гомәрова Р.Т. «Татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре» дигән чара үткәрде. Ул татар халкының халык традицияләрен, мәдәниятен һәм телен саклауга юнәлдерелгән. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм биеделәр.
04.02.2026 елда Иштуган авылы мәдәният йортында Иштуган авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Барлык теләүчеләр җыенда дистанцион рәвештә, «ZOOM» линиясе буенча катнаштылар.