Югары профессионализм һәм югары класслы спортчыларны әзерләү эшендә ирешкән уңышлары өчен тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы Татарстан Республикасы сумо Федерациясенең Рәхмәтенә лаек булды. Ә аның шәкертләре Азалия Семенова һәм Фәрхуллина Кристина ирешкән уңышлары өчен ТР Спорт министрлыгы грамотасы белән бүләкләнделәр.
Шәмәрдән һәм Кырбаш авыллары арасындагы автомобиль юлын киңәйтү буенча ремонт эшләре бара. 10 км озынлыкта асфальт-бетон җәю планлаштырылган. "МДСУ-1"ҖЧҖ подряд оешмасы.
24 май көнне мәктәптә шатлыклы бәйрәм — Соңгы кыңгырау булды. Игътибар үзәгендә 4 нче, 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары булды. Артта-ачышлар, дуслык һәм мөһим мизгелләр белән тулы якты мәктәп еллары. Алда — яңа офыклар, имтиханнар һәм алдагы юлны сайлау. Укучыларны Мишә авыл җирлеге җитәкчеләре һәм кунаклар котлады. Шулай ук ата-аналар балаларын котладылар һәм укытучыларга сабырлыклары һәм зирәклекләре өчен рәхмәт белдерделәр. Моңа җавап итеп, чыгарылыш сыйныф укучылары барысына да күңелне нечкәртә торган җыр һәм дәртләндергеч флешмоб бүләк иттеләр. Бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары тормышында яңа этапның башлануын күрсәтүче символик соңгы кыңгырау белән тәмамланды. Кадерле чыгарылыш укучылары! Сезнең юл якты һәм уңышлы булсын, ә барлык карарлар да дөрес булсын. Мәктәп сезнең өчен мәңгегә икенче йорт булып калсын!
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Көчле эсселек турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
2025 елның 31 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле эсселек +34°көтелә.
Бүген “Саба-Арена” спорт мәктәбендә укыту-тренировка эвакуациясе үткәрелде, аның максаты - спорт мәктәбе хезмәткәрләренең һәм ЧОО учреждениесенең террорлык акты ясалу куркынычы булганда белем һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерү иде.
Электр линиялэрен ремонтлау сәбәпле 2025 елның 3 июнендә сәгать 12:00 дән 15:00 хәтле Тимершык, Көек, Кызыл Мишә авылларында электр энергиясе белән тәэмин итуне туктатып торуны планлаштырабыз. Килеп туган унайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
Шәмәрдәннең 1 нче «Әкият» балалар бакчасында бик күп яхшы һәм күркәм традицияләр бар, шуларның берсе-мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының әти-әниләре белән берлектә агач үсентеләре утыртуы.
Индивидуаль торак төзүгә подряд шартнамәсе төзергә планлаштыручы гражданнар өчен тәкъдимнәр проекты
Футбол - ул яхшы физик әзерлек кенә түгел, ул шулай ук характерны чыныктыра, команда рухын үстерә, егетләрдән чын ирләр ясый.