7 июньдә район Сабан туе булып узды. Курсабаш авыл җирлеге әлеге Сабантуйда җигүле атлар парадында катнашты. Курсабаш авылыннан Нагыймов Мөдәрис иярләген Кашкай кушаматлы ат Сабантуй кунаклары каршыннан узды.
Җәй-барлык балаларның иң яраткан вакыты. 1 июньдә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә ата-аналарга балаларның даими яклавына һәм кайгыртуына мохтаҗ булуларын искә төшерү дә.
Бу күңелле бәйрәм көнендә, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, балалар өчен "Исәнме, җәй" дигән чара оештырдылар. Бәйрәм программасы табигатьтә узды, анда күңелле эстафеталар, зирәклеккә биремнәр, ярышлар, конкурслар, викториналар һәм катнашкан өчен истәлекле бүләкләр бар иде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар, әти-әниләр белән берлектә, Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар.
Сатыш урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере укучылары Казан шәһәренә сәяхәт кылды. Казан зоопаркында күп төрле җәнлекләргә хозурланып, "Елмай" паркында уйнап, яр буеннан шәһәрнең матур җирләренә сокланып, җәй буена җитәрлек көч, уңай эмоциялар туплап кайттылар.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм Саба гимназиясенең Беренчелэре белән берлектә Халыкара наркотиклар куллануга каршы көрәш көне уңаеннан Сабаның үзәк мәйданында акция үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында райондашларга сәламәт һәм тәртипле яшәү рәвешен пропагандалау буенча әңгәмә үткәрелде һәм буклетлар таратылды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере укучылар Сатыш авылы мәчетендә булдылар. Коррупциягә каршы тору максатыннан лагерь җитәкчесе Гыйлаҗиева А.Ф. "Гадел яшә" дигән әңгәмә үткәрде. Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлык кысаларында "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" спорт уены үткәрелде, Сатыш ФАП фельдшеры ярдәмчесе Вәлиева А.Х. сәламәтлекне саклау темасына әңгәмә үткәрде.
Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл җирлеге биләмәсендә җәмәгать урыннарының һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен дәвам итәләр.⠀Үлән чабу аның үсеш чоры дәвамында сезонга берничә тапкыр даими чабылачак.