ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

"Вакыт белән бергә". Өстәл теннисы буенча «Саба-Арена» спорт комплексында «Яшьләр көне» девизы шундый иде. 29 июнь көнне «Воскресная лига» һәм Татарстан Өстәл теннисы федерациясе чемпионаты узды. Казан, Алабуга, Кукмара, Лаеш кунакларын ярышларга каршы алдык. Бик эссе иде, әмма җиңүче әле билгеле түгел. Август аенда ФНТР КЧ тагын бер тур узачак, анда инде нәтиҗәләр ясарга мөмкин булачак. Ә җирле әһәмияттәге якшәмбе лигасы 9 дуэтны җыйды. Рәсүл Мөбәрәкҗановның һәм Тимур Маланинның «Кыбячинцы» тотрыклы уены һәм үҗәтлеге аларны пьедесталның өченче баскычына алып килде. Тәҗрибәле Элина Шәйдуллина партнеры Айрат Закиров белән ( "Сәидә" дуэты) икенче баскычка күтәрелделәр. Лиганың җиңүчесе - корыч характерлы "Трейд металл" Булат Маметов булды. Өстәл теннисы бүлеге мажор нотасында ярыш тәнәфесен августка кадәр игълан итә.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

27 июньдә Әлмәт шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган спорт мәктәбенең ачык беренчелеге узды. Безнең спортчылар шулай ук катнашты. Латыйпов Илсаф, көндәшләрен җиңеп, пьедесталның беренче баскычына менде. Мөбарәкҗанов Рәсүл һәм Маланин Тимур бу ярышларда катнашып, бик зур тәҗрибә тупладылар. Спортчыларга алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән-2нең Яшел урамында «Бергә булыйк күршеләр» исемле урам концерты оештырдылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

28 июнь көнне Шәмәрдән авылында Яшьләр көне үткәрелде!

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Арташ авыл җирлегенең Язлы Арташ авылы зират территориясендә үлән чабу эше бара. Зиратларны чисталыкта тоту-безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурычыбыз булып тора.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

29
июнь, 2025 ел
якшәмбе

көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балаларда кече Ватаныбызның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыну уяту максатыннан «Туган җирем – күңелем һәм хәтерем монда» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Мичән авыл жирлегенә кергән, ООО Сабанын "Мичән" булекчэсендә мөгезле эре терлекләргә кышка азык әзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә сенаж салу эшләре башкарыла. Һәркем үз вазыйфасында намус белән эшли.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Консультация-05 сәгатьтән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү. 18 сәгатькә кадәр. 2025 елның 30 июне 2025 елның 30 июнендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, көчле яңгыр, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе (Казанда яшенле яңгыр һәм җилнең көчәюе 15-20 метрга кадәр) көтелә.

Хөрмәтле Саба район халкы!

    Сабамуниципаль районы җирле үзидарә органнарының ВКонтакте челтәрендә бергәлекләре бар.


28
июнь, 2025 ел
шимбә

Чыгарылыш тантанасы үткәрү  инде күптән Россиянең барлык мәктәпләрендә дә күңелле һәм истәлекле традициягә әверелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International