Районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган укучылар чыгарылыш тантанасына җыелды

2025 елның 28 июне, шимбә

Чыгарылыш тантанасы үткәрү  инде күптән Россиянең барлык мәктәпләрендә дә күңелле һәм истәлекле традициягә әверелде. 28 нче июнь көнне Саба урта мәктәбе базасында  районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен район күләмендә чыгарылыш кичәсе үткәрелде.

        Мәктәпне "4"ле һәм “5”ле билгесенә генә тәмамлаган 11нче класс укучыларына  медальләр, 9нчы сыйныф укучыларына кызыл аттестатлар тапшырылды. Район һәм республика күләмендә спорт юнәлешендә, иҗади бәйгеләрдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, җәмәгать тормышында актив катнашкан укучылар район башлыгының котлау хаты, район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Соңыннан район башлыгының бүләге буларак, яшь талантлы артислар үзләренең матур җырларыннан концерт тәкъдим иттеләр.

   Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

       Барасы юлларыгыз кояшлы, таңнар аяз, киләчәгегез якты һәм һәркемгә бәхет юлдаш булсын иде. Үзегез  сайлаган һөнәрнең остасы булырлык дәрәҗәгә ирешергә тырышыгыз. Хәерле юллар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International