«Туган җирем – күңелем һәм хәтерем монда» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате

2025 елның 29 июне, якшәмбе

     28 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балаларда кече Ватаныбызның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыну уяту максатыннан «Туган җирем – күңелем һәм хәтерем монда» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. Чара "Кече Ватан" дигән төшенчәнең нәрсә икәнлеге турында сөйләүдән башланды. Бу өлкә, район, авыл, урам, йорт – зур илебезнең кечкенә генә кисәге. Чараның дәвамында китапханәче балаларга Килдебәк авылының тарихын, авылның кайчан һәм ничек барлыкка килүен, авылга нигез салучыларның, авылның өлкән кешеләренең кемнәр булуын, авылны без күргәнчә матур итәр өчен кемнәр көч һәм хезмәт куйганын сөйләде. Әлеге чарадан балалар авылның  истәлекле урыннары турында белә алдылар, шулай ук Бөек Ватан сугышында  катнашкан авылда-геройларның батырлыклары турындагы мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук авылдагы чишмәләр тарихы белән дә кызыксындылар.  

Чараның ахырында балалар үз кече Ватаныңның тарихын белергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International