17-19 октябрь көннәрендә «элемтә: мөнәсәбәтләр турында» белем бирү сессиясе үтте.
20 нче октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Д.Ш.Гайнуллина Шәмәрдәннең «Рост» лицее укучылары өчен «Пусть всегда будет мир» исемле әңгәмә үткәрде.
Олы Кибәче урта мәктәбендә Батырлык дәресе булып узды. Биредә Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итеп, яраланып кайткан Габдулхаев Фәрит абый, бүгенге көндә шуннан ялга кайткан авылдашыбыз Ришат Галиәхмәтов, Авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин, волонтерлар Гөлзифа Нуретдинова, Гөлия Дәвлиева, Ришатның әнисе Ильмира Галиәхмәтова, мәктәп коллективы һәм укучылар катнашты. Гөлзифа Нуретдинова һәм Гөлия Дәвлиева волонтерлар эшчәнлеге белән таныштырдылар, күрсәткән ярдәмнәре өчен барлык хезмәте кергән кешегә рәхмәт белдерделәр. Фәрит Габдулхаев һәм Ришат Гәлиәхмәтов сугышчан юллары турында сөйләп киттеләр. Авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин якташларыбызның сугышчан хәрәкәтләрдәге батырлыклары турында сөйләде. Балалар үз чиратларында чыгышларны горурланып тыңлап утырдылар һәм солдатларга сәлам хатлары тапшырдылар.
25 октябрь-Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең барлык клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне
ОСАГО полисы компенсациясен агымдагы елда Татарстан Республикасының 638 кешесе алды
Консультация-20 сәгатьтән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү. 23 октябрьдә сәгать 10 га кадәр. 2025 елның 24 октябре 24 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Социаль хезмәт алучылар «РЦ Балкыш» ( Сияние) ,Саба районының матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Лесхоз бистәсенә сәяхәткә чыктылар.
22 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче Балтач мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен "Ябалак янында кунакта" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кунаклар төрле әкият геройлары белән очраштылар,мини-зоопаркта булдылар, Убырлы карчыкның төрле биремнәрен үтәделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.
2021 елдан Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә "Әтиләр көне" билгеләп үтелә башлады. Мичән төп мәктәбендә оештыручылар, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен спорт, гимнастика конкурсларын үткәрделәр.