Олыяз «Чәчкә” балалар бакчасы «Яктыртыгыз!» акциясенә кушылды.
Бүген, 28 октябрь көнне,Шәмәрдән авылы яшүсмерләре өчен, 4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көненә багышланган квиз-уен оештырылды.
Шашкалар логик фикерләүне, пространстволы күзаллауны һәм хәтерне үстерергә ярдәм итә.
Гомер-гомергә барлык халыклар үз җирләрен саклады, шуңа күрә без дә Ватаныбызның патриотлары булырга тиеш. Һәр илдә үз геройлары бар. Безнең Ватаныбыз, Россия, - героик ил. 28 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә « Россия геройлары турында»патриотик сәгать үткәрде. Чара киләчәк буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә. Россия Геройлары һәм аларның батырлыклары күп санлы. Үткәндәге геройларны гына түгел, хәзерге заманда яшәүчеләрне, киләчәк буыннарга гомерләрен бирүчеләрне дә истә тотарга һәм белергә кирәк. Шул вакытта гына без чын-чынлап бөек держава, барлык геройларыбызга лаеклы була алачакбыз. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды , анда төрле чор һәм төрле дәрәҗәдәге Ватан геройлары турындагы әдәбият тәкъдим ителде. Аларны бер генә нәрсә берләштерә – Ватанга карата бөек мәхәббәт һәм аны яклау сәләте.
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Лесхоз урман музеенда, Минннеханов Н.М. исемендәге дендралогик бакчада булып, урман тарихы белән таныштылар,күп төрле үсемлекләр,кошлар, җәнлекләр белән кызыксындылар. Соңыннан “Лукоз” кәҗә фермасы эшчәнлеге турында Гарипов Р.Н . сөйләде. Фермадагы эш юнәлешләре укучыларда кызыксыну уятты. 8-9 сыйныф укучылары экскурсиядән канәгать калдылар.
Әтиләр көне: спорт, гаилә һәм бердәмлек бәйрәме
Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында ел саен инвентаризация уздырыла. Тикшерү барышында милекнең сакланышы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе дә барлана. Әлеге процедураның мөһимлеге турында бухгалтерлар да, оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Агымдагы ел периодында бүгенге көнгә районның 20 бюджет оешмасы инвентарь тикшерү узды. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары тарафыннан әлеге процедура ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү