ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Кыш - елның тылсымлы вакыты, мавыктыргыч уеннар һәм саф һавада күңел ачулар өчен менә дигән сезон. Кышкы күңел ачулар балаларга гадәттән тыш шатлык кына китереп калмый, аларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә файда китерә. 2 гыйнварда Иштуган авылы мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре “Күңелләргә салкын комачауламый” дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп уеннарда уйнадылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр. Чара дусларча җылы атмосферада узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татар әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 125 ел тулу уңаеннан, 2 нче гыйнвар көнне Югары Шытсы авыл китапханәсендә "Такташ - мәхәббәт җырчысы"исемле шигърият сәгате үткәрелде. Чара барышында "Мокамай", "Алсу", "Ак чәчәкләр" шигырьләре һәм поэмалары яңгырады. Балалар шулай ук Фуат Галимуллинның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасыннан аудиоязма тыңладылар. Китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсе, юбилярның күпкырлы мирасын чагылдырып, чарага искиткеч өстәмә ярдәмлек булды. Әлеге шигъри сәгать азагында китапханәче катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Һади Такташның рухи матурлыкка, мәхәббәткә һәм Ватанга тугрылыкка дан җырлаган поэзиясе бүген дә, дистә еллар элек булган кебек, ихлас һәм илһамлы яңгырый.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2 гыйнвар көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район китапханәсе үзәк чыршы янында “Сихри Яңа ел” бәйрәме үткәрде. Сәхнәдә “Иң күп китап укучы – 2025”тәбрикләнеп, Кыш бабай белән Кар кызы аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.  Бәйрәмнең икенче өлешендә “Саба тәрәзәләре”, “Ак барс Банк”, “Россельхозбанк”, “Сбербанк” оешма җитәкчеләре  килгән кунакларны бәйрәм белән котлап теләкләрен җиткерделәр. Чыршы янында төрле уен мәйданчыклары оештырылып, күңелле стартлар үткәрелде. Катнашучыларга матур, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар саны 210 кеше.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Мичән авыл җирлегенә кергән Иске Мичән, Яңа Мичән, Керәнне  мәдәният хезмәткәрләре «Яңа ел чыршысында кунакта” дигән бал-маскарад бәйрәмнәре үткәрделәр. Бәйрәмне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде. Авылдашларны, кайткан кунакларны Яңа ел белән котлады, музыкаль бүләк тә әзерләгән иде. Чара төрле персонажлар, алып баручылар катнашында музыкаль — театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, алар барлык катнашучыларны мавыктыргыч конкурсларда катнашырга чакырды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

"Яңа елны көлеп, шаярып, мәшәкатьсез каршылыйбыз!"

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

03-04.01.2026 елга ашыгыч кисәтү

         Бүген 2 нче гыйнвар көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч А.М. Вәлиева җитәкчелегендә агачтан ясалган чыршы уенчыкларын бизәү буенча мастер-класс үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Яңа ел чаралары кысаларында, 2 гыйнварда Мишәбаш авылы мәдәният йортында авыл халкы өчен "Яңа ел бүләкләре" дип исемләнгән оттыру булмаган лотерея узды. Бу чара һәр катнашучыга да күңелле сюрприз бүләк итте, чөнки беркем дә бүләксез калмады. Кичәнең кульминациясе булып, бирелгән барлык билетлар арасыннан төп супер приз уйнатылуы тора, бу чарага аерым тантаналылык һәм дәрт өстәде.

Тэги: явлаштау авыл җирлеге

1 гыйнвар көнне Язлы Арташ авыл клубында традицион рәвештә лотерея билетлары уйнатылды. Лотерея билетларын уйнату-тагын бер тапкыр бергә очрашырга, аралашырга, күңелле вакыт уздырырга сәбәп. Башта катнашучыларны Яңа ел белән авыл клубы мөдире Фәттахова ихлас күңелдән котлады. Алга таба барлык билетлар уйнатылды, җиңелү билетлары булмады. Барысы да уздырылган вакыттан канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды

Тэги: Арташ авыл җирлеге

31 декабрьдә Язлы Арташ авыл клубында Яңа ел бәйрәме - "Яңа Ел Белән" дип исемләнгән күңелле уеннар һәм конкурслар уйнадылар , биеделәр, беркем дә бүләксез өйгә кайтып китмәде.Күңел ачу, көлү, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрә иде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International