Яңа ел истә калырлык бәйрәм

2026 елның 2 гыйнвары, җомга

Мичән авыл җирлегенә кергән Иске Мичән, Яңа Мичән, Керәнне  мәдәният хезмәткәрләре «Яңа ел чыршысында кунакта” дигән бал-маскарад бәйрәмнәре үткәрделәр. Бәйрәмне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде. Авылдашларны, кайткан кунакларны Яңа ел белән котлады, музыкаль бүләк тә әзерләгән иде. Чара төрле персонажлар, алып баручылар катнашында музыкаль — театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, алар барлык катнашучыларны мавыктыргыч конкурсларда катнашырга чакырды. Бәйрәм Кыш бабай белән Кар кызы да килгәч тагын да ямьләнде. Бәйрәм мавыктыргыч уеннар, бәйгеләр, скетчлар белән үрелеп барды. Бүгенге бәйрәм чарасы бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Барлык кунаклар канәгать булып таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International