ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2026 ел
якшәмбе

Мичән авыл җирлегендә өмәләр башланды. Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. Җыелган чупләр капчыкларга тутырылып, бәйләп куелды. Бу чаралар халык өчен уңайлы һәм имин мохит тудыру өчен мөһим.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


11
апрель, 2026 ел
шимбә

Мәктәп рекреациясендә иң серле һәм чиксез киңлеккә — космоска багышланган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды! Балалар гаҗәеп фантазия күрсәттеләр: аларның рәсемнәрендә ерак галактикалар җанлана, йолдызлар балкый, ракеталар һәм космик кораблар оча, ә кайдадыр ай кратерлары арасында, бәлки, чит планета кешеләре дә яшеренәдер! Һәрбер эш-ул балалар хыялы белән тудырылган кечкенә Галәм.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

10
апрель, 2026 ел
җомга

Бүген Икшермә кадет-интернат мәктәбе базасында «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы төгәлләнде. Урта һәм зурлар яшь төркемнәрендәдә барлыгы 30 дан артык команда көч сынашты. Командалар барлык төрдәге ярышларга да ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә.

Хезмәттәшебез Энҗе Шамил кызы  гражданнар оборонасы буенча укуларда булып кайтты

Бу атна сәламәт яшәү рәвешенә багышланды, шуңа күрә безнең хезмәткәрләр зарядка ясадылар, үз үрнәгебездә көн буена җиңел генә күтәренкелек һәм позитив тупларга мөмкин булуын күрсәтер өчен.

Тэги: хастаханә

«Балачак» балалар бакчасында космонавтика көне

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Игътибар! 13.04.2026 елда 14:00 сәгатьтә Саба муниципаль районы Советының утырышы (сессиясе) планлаштырылган. Чакырылганнарның исемлеге һәм көн тәртибе кушымтада бирелә. 

Бүген Саба үзәк район хастаханәсенең актлар залында 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Аерым игътибар тормышларындагы иң мөһим вакыйгага әзерләнүче булачак әниләргә юнәлтелде.

Очрашуда катнашучылар өчен социаль яклау һәм ЗАГС бүлеге белгечләре тулы консультация үткәрделәр. Алар гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары, кирәкле документларны рәсмиләштерү тәртибе һәм бала туганда түләнә торган пособиеләр турында сөйләделәр.

Тэги: хастаханә

Югары Шытсу мәдәният йортының Шарифуллиннар гаилә дуэты һәм "Дубая" халык уен кораллары ансамбле "Татар моңы мәңге яңгырар" халыкара фестиваль-конкурсының I, II дәрәҗәдәге диплом лауреатлары булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International