Саба Үзәк район хастаханәсендә йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара узды
Бүген Саба үзәк район хастаханәсенең актлар залында 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Аерым игътибар тормышларындагы иң мөһим вакыйгага әзерләнүче булачак әниләргә юнәлтелде.
Очрашуда катнашучылар өчен социаль яклау һәм ЗАГС бүлеге белгечләре тулы консультация үткәрделәр. Алар гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары, кирәкле документларны рәсмиләштерү тәртибе һәм бала туганда түләнә торган пособиеләр турында сөйләделәр.
Белгечләр нәрсә турында сөйләде:
«Бала туу — суперсервисы». Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Мөдәрис кызы Вакказова әлеге электрон сервисның мөмкинлекләре һәм дәүләт хезмәтләрен алуны гадиләштерү турында тәфсилләп аңлатты. Саба Үзәк район хастаханәсендә йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара узды
Бүген Саба үзәк район хастаханәсенең актлар залында 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Аерым игътибар тормышларындагы иң мөһим вакыйгага әзерләнүче булачак әниләргә юнәлтелде.
Очрашуда катнашучылар өчен социаль яклау һәм ЗАГС бүлеге белгечләре тулы консультация үткәрделәр. Алар гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары, кирәкле документларны рәсмиләштерү тәртибе һәм бала туганда түләнә торган пособиеләр турында сөйләделәр.
Белгечләр нәрсә турында сөйләде:
- «Бала туу — суперсервисы». Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Мөдәрис кызы Вакказова әлеге электрон сервисның мөмкинлекләре һәм дәүләт хезмәтләрен алуны гадиләштерү турында тәфсилләп аңлатты.
Балалар туклануы. Белгечләр бушлай балалар туклануын бирү тәртибен аңлаттылар. Туклану алу хокукы гаиләнең җан башына уртача кеременә бәйле.
- Дарулар өчен түләү. 10 000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләү турында мәгълүмат яңгырады. Туклану белән булган очрактагы кебек үк, бу түләүне билгеләү дә гаиләнең җан башына уртача кеременә бәйле. Акчалар алучының махсус блокланган счётына күчерелә һәм бары тик үзәк даруханәдә дару сатып алу өчен генә тотыла ала. Керем турындагы мәгълүмат квартал саен яңартыла.
- Бүләк җыелмасы. Булачак әниләргә бала тудыру йортыннан чыкканда бирелә торган балалар кирәк-яраклары җыелмасы турында искә төшерделәр. Аны алу өчен соңгы 12 ай өчен гаиләнең җан башына уртача кереме турында белешмә китерергә кирәк.