Хөрмәтле район оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, актив кешеләр!
Биналарны һәм территорияләрне Яңа ел бизәлеше буенча район конкурсында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Сезнең хезмәтегез конкурс комиссияләре тарафыннан бәяләнде, призлы урыннар билгеләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Олы Кибәче авыл җирлегендә Кече Кибәче авылында яшәүче, инвалидларның беренчел оешмасы рәисе Нуретдинова Гөлзифа Борис кызына 65 яшь тулды. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан аны Саба районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Миңнегулов А. И., аның урынбасары Галиуллин М. В., авыл җирлеге башлыгы А. К. Сафин котладылар һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миңнехановның Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.
Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан килүчеләр саны артачак, ә массакүләм чаралар югары куркынычсызлык дәрәҗәсен таләп итәчәк. Террорчылыкка каршы тору һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге законнар таләпләренә туры китереп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы террорчылыкка каршы тулы чаралар күрүне сорый.
Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында туклануга күчмә хезмәт күрсәтү кирәк:
Иске Икшермә авылындагы һәйкәл-обелискны кардан чистарту
29 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Хуш киләсең, Яңа ел» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.
27 декабрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә укучылар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Балалар бәйрәм чарасында актив катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр укыдылар, җырлар һәм биюләр башкардылар. Мәктәп дирекциясе сәләтле укучыларны укудагы һәм мәктәп олимпиадаларының муниципаль этабындагы уңышлары белән котлады. Шулай ук аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына рәхмәт белдерде.