Беренче Сатыш мәктәбенә беренчеләрдән булып Саба җирле хәрәкәтенең җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фахим улы белән берлектә Әфган сугышында катнашкан ветераннар янына бардылар. Визит барышында якынлашып килүче истәлекле дата уңаеннан җылы котлаулар тапшырылды, карны чистартуда ярдәм күрсәтелде һәм хезмәтләре өчен тирән рәхмәт белдерелде.