ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

      9 Май-Җиңү көне.Бу көнне барыбыз да көтеп ала. Җиңү бәйрәме алдыннан безнең приютта "Без хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез" дигэн  рәсемнәр конкурсы узды. Балалар бик шатланып бу конкурста катнаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы унаеннан   "Тургай" приюты тәрбияләнүчеләре Бөтенроссия акциясе кысаларында Георгий тасмаларын таратты.

Тэги: ОСЗ Тургай

8 май конне Иске Икшермә  авлында  Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бәйрәм кадет мәктәбе укучыларының маршы белән башланды,алар арасында приютта тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Митинг ахырында кунаклар һәм авыл халкы һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салды.

Тэги: ОСЗ Тургай

9 Май конне  "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр тантаналы парадта катнаштылар. Балалар парад формасында маршладылар, Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар, Мәңгелек ут янында каравылда тордылар.Бу парад безнең тәрбияләнүчеләрнең йөрәкләрендә озак еллар истэ калачак.

Тэги: ОСЗ Тургай

7
май, 2023 ел
якшәмбе

Безнең "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр "Геройга исемен кайтар" дигэн Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясендә катнаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

 Кызыл канәфер Бөек Җиңү, батырлык һәм авырлыкларны җиңү символы.Ул коелган кан белән бәйле. «Кызыл канәфер» дигән акциядә «Тургай» приюты да катнашты.

Тэги: ОСЗ Тургай

 5 майда безнең приют базасында консилиум узды. Уртак консилиумда видеоконференция аша  безгә опека һәм попечительлек бүлеге,Казан шәһәренен  Совет районы КСЦОН органнары да кушылды. Әлеге чарада балаларның агымдагы уңышлары һәм алга таба яшәү рәвеше турында фикер алыштылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

6
май, 2023 ел
шимбә

Лесхоз интернат-йортында «Георгий тасмасы» акциясе уздырылды һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

5
май, 2023 ел
җомга

5-нче май көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. җитәкчелегендә Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган чара уздырылды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

5 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 9 Май бәйрәме уңаеннан, тәрбияче җитәкчелегендә, «Җиңү тәрәзәсе» һәм «Хәтер шәме»акцияләре уздырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International