2-нче июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбияләнүчеләре Байлар Сабасында урнашкан “Гаилә" паркында булдылар. Балалар бик күп тәэсирләр алды. Биредә балалар күп йөгерделәр, тартылган аркан буйлап йөрделәр, күп сикерделәр һәм төрле аттракционнарда үз көчләрен сынадылар. Шулай ук балалар җәйге паркның матурлыгына да сокланып алдылар. Кайткан вакытта алар арыган, ләкин шул ук вакытта бик канәгать һәм бәхетле иделәр.