ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

    15 июльдә безнең приютта «Космонавтика көне» узды.Балалар белән космос темасына әңгәмә үткәрелде,планеталарны һәм йолдызлы күк төзелешен өйрәнделәр, илебезнең танылган космонавтлары белән таныштылар.


14
июль, 2023 ел
җомга

   12 июль  көнне “Тургай” приюты балалары Лесхоз бистәсендә урнашкан дендрология бакчасында булдылар.  Монда  банан һәм мандариннарның ничек үсүен күрергә, кактуслар коллекциясенә сокланырга, пальмаларны күрергә һәм аквариумдагы балыкларны күзәтергә мөмкин. Анда үзеңне җылы яклардагы кебек хис итәсең.

 Балаларга экскурсия бик ошады. Табигатькә сокланып, алар җан белән дә, тән белән дә рәхәтләнеп ял иттеләр.

12 июль көнне безнең тәрбияләнүчеләр  картлар һәм инвалидлар өчен булган Лесхоз интернат-йортында булдылар. Яшь артистлар олкәннәрне "Колобок" һәм "Су анасы" әкиятләре буенча оештырылган курчак театрлары белән сөендерделәр.


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар алдында курчак спектакле белән чыгыш ясадылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә Тәлгать Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәседә әдәби сәгать узды. 


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

12 июльдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән чираттагы «Хәтер терапиясе» дәресе уздырылды.

Терапиядә яшәүчеләр үзләренең балачагы һәм яшьлеге, күп еллар элек нинди булулары, нәрсә белән шөгыльләнүләре, нинди уеннар уйнарга яратулары, тормышларында кызыклы вакыйгалар турында рәхәтләнеп сөйләделәр. Кемдер өчен бу күңелле хатирәләр, ә кемдер өчен авыр. Дәресләрдән соң аларның үз-үзләрен бәяләү дәрәҗәсе күтәрелде, кәефләре яхшырды, тормышка уңай караш формалашты.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

10
июль, 2023 ел
дүшәмбе
08 июльдә, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре #ДарюТепло акциясенә кушылды. Яшьләр белән очрашу оештырдык, буш вакытны уздыруның альтернатив ысуллары белән файдалы әңгәмә уздырдык.
Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен Татарстан Республикасы халкын социаль яклауның атказанган хезмәткәре Шәмсетдинова Дания Нәҗип кызы билгеләп үтте. Ул элек Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеген җитәкләгән иде. Юбилей белән Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаяновна котлады, аңа рәхмәт хаты тапшырды.

8 нче июль көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. җитәкчелегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрелде. Интернатта яшәүчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, кайда һәм ничек бу бәйрәм барлыкка килде. Парлар ничек танышулары турында сөйләделәр. Серләре белән уртаклаштылар. Ромашка чәчәге бәйләмен җыйдык. Соңыннан ромашкалар белән ваза рәсеме ясадылар. Һәр интернатта яшәүче (мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр) үз фикерен кертте рәсемне булдыруда.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дигән исем алган бөтенроссия бәйрәме беренче тапкыр 2008 елның 8 июлендә узды. Аны Россиянең өченче Президенты Дмитрий Медведевның хатыны Светлана Медведева җитәкчелегендәге социаль-мәдәни инициативалар Фонды оештырды. Аннары бәйрәм ел саен билгеләп үтелә башлады.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә һәм башка илләрдә — Болгария, Белоруссия, Әзербайҗан, Украина, Германия, Бөекбритания, Франциядә билгеләп үтелә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы ромашка булды. Бәйрәм көнендә ромашкалардан веноклар үрәләр, ромашка чәчәкләре һәм «февронькалар» — Ромашка һәм башка гаилә символлары төшерелгән открыткалар бүләк итәләр. 8 июльдә никах теркәү тантанасы популяр традициягә әйләнде: бу уңайдан күп кенә ЗАГСлар эш сәгатьләрен озайта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International