“Бөтендөнья фотографлар көне” - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

2023 елның 14 июле, җомга

12-нче июль көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева  Э.Х. җитәкчелегендә "Бөтендөнья фотограф көне" чарасы уздырылды.

Фотограф көне - фотоиндустрия өлкәсендә эшләүче белгечләрнең һөнәри бәйрәме, ул 12-нче июльдә билгеләп үтелә. Фотолар һәр кешенең тормышында аерылгысыз өлеш булып тора. Без дә "Шәфкатьлелек" төркемендә фотографлар көнен билгеләп үттек.

Чараның башында "фото эволюциясе" дигән темага әңгәмә үткәрелде. “Фиксики. Фотоаппарат”  мультфильмын карадык. Аннары балалар үзләрен фотографлар ролендә сынап карадылар һәм бер-берсен төшерделәр. Безнең тәрбияләнүчеләр әле җитди рәвештә фотога төшә алмасалар да, алар бик яхшы фотомодельләр һәм яшь фотографлар булып чыктылар.

Бу көн тәрбияләнүчеләребездә бик күп уңай эмоцияләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International