29 нче декабрьдә Югары Утар балалар интернат-йортына Кыш бабай һәм Кар Кызы белән бергә атакай Артемий килде. Ул инде безнең балалар йортына беренче ел гына килми. Балалар аны шатланып каршы алдылар.
Кыш бабай белән Кар кызы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сөендерүләрен дәвам итә. Бирелгән бүләкләр өчен иганәчебез Шәвәлиев Айдар Айратовичка рәхмәт белдерәбез.
"Арленспецстрой" ҖЧҖ вәкилләре үзләренең җитәкчесе Гатиятуллин Артур Таһир улы исеменнән социаль хезмәт алучыларны яңа 2024 ел белән котлады һәм аларга яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.
Яңа ел алдыннан ОСЗ җитәкчесе Л.Н. Гайнетдинова һәм ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Ф.И. Ильясов ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән котлап, иганәчеләр тарафыннан бирелгән яңа ел бүләкләрен тапшырдылар.
29 декабрьдә балаларыбызны Яңа ел белән котларга Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре килде,алар безнең тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котладылар, хәрби хезмәт, Россия геройларының батырлыклары һәм казанышлары турында сөйләделәр һәм Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Очрашу бик кунелле узды.
Кыш көне Югары Утар балалар интернат-йорты җанланды, үзгәрде.