2024 елның гыйнварында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Кормушка-2024 Бөтенроссия конкурсында катнаштылар. Кечкенә тәрбияләнүчеләр Аглиева Рүфинә һәм Уразаева Зилә, тәрбиячеләре Сибгатуллина Айсылу Мөбарәкҗан кызы җитәкчелегендә, үз куллары белән кошлар өчен җимлек ясаганнар. Конкурста 1500дән артык бала катнашты, алар арасыннан жюри иң яхшыларын сайлап алды. Жюри әгъзалары тәрбияләнүчеләребезне катнашулары өчен Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.