ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе
Хәрби диңгез флоты көне - Рәсәйдә традиция буенча ел саен июльнең соңгы көнендә билгеләп үтелә. Хәрби диңез флоты көне - буыннан буынга хәрби диңгезчеләренең диңгез данын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Рәсәйнең хәрби диңгез флоты илнең диңгез чикләрен саклый һәм аның байрагы булып Андреев әләме тора.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

26
июль, 2024 ел
җомга
«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясендә граждан җәмгыятен үстерүгә бирелгән Татарстан Республикасы Рәисе гранты акчаларына "АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды тарафыннан “Балаларның шәм, аромасаше һәм сабын укыту-җитештерү остаханәсе” проекты гамәлгә ашырыла
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

 Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пихта һәм үләннәрдән хуш исле һәм дәвалау мендәрләре ясау технологиясе буенча актив эш алып барыла. Социаль хезмәтләр алучылар бу эштә актив катнаша.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

25
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәге көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара. 


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

23 июльдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында татар эстрадасы җырчылары Ренат Рахматуллин һәм Эльмира Хамматованың концерты булды. Үзләренең матур җырлары белән социаль хезмәтләр алучыларны сөендерделәр. Һәм календарьлар бүләк иттеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

19
июль, 2024 ел
җомга

19 июль көнне Лесхоз  картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Уен терапиясе» уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар өстәл уены, шахмат уйнадылар. Өстәл уеннарын яратучыларның мондый очрашулары   файда белән вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
Чираттагы тапкыр Артемий атакай безнең тәрбияләнүчеләргә бәйрәм оештырды. Чарада балалар интернат-йортында тәрбияләнүче 20 бала катнашты.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

18
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. 


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

17  июль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар «Йөрәк өянәге» темасына әңгәмә-лекция тыңладылар. Тема  актуаль  булу  сәбәпле  күп  сораулар  бирелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

15
июль, 2024 ел
дүшәмбе

14 июльдә безнең приютта чәчтараш сәнгате техникасын өйрәнүгә юнәлдерелгән мастер-класс узды.Безгә Казан шәһәрендәге чәчтарашханәдә эшләүче мастер - Яшина Регина килде. Мастер – класс үткәргәндә чәчтараш Мастер аудитория алдында сораулар куймады, ул балаларның мөстәкыйльлеген һәм инициативалылыгын, игелекле атмосфераны хуплады, уртак иҗади эшчәнлек оештыра белде. Һәркемнең тавыш бирү хокукы булган диалог мастер – классны уңышлы үтүенә ярдәм итә.Балалар үзләрен чәчтараш ролендә сынап карый алдылар,бу һөнәр турында күп яңалыклар белделәр, аларга бу мастер-класс бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International